Казаннан Оман башкаласы Маскатка туры авиарейс барлыкка килергә мөмкин
Казаннан Оман башкаласы Маскатка туры авиарейс барлыкка килү мәсьәләсе карала. Бу хакта «Татар-информ» баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проекты кысаларында биргән интервьюсында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин сөйләде.
«Татарстан Оманда үзенең вәкиллеген ачу өстендә эшли. Маскат белән туры авиаэлемтә мәсьәләсе дә карала. Безнең республика Ислам дөньясы илләреннән туристларны җәлеп итүче көчле туристлык потенциалына ия. Минемчә, чартер рейсларыннан һәм туроператорлар белән әңгәмәдән башларга кирәк», - дип белдерде ул.