Саратовтагы милли ифтар «Безнең мирас – бердәмлек» дигән темага уздырылган
Саратовта милли ифтар узган. Ул «Безнең мирас – бердәмлек» дигән темага уздырылган. Авыз ачу мәҗлесендә 550 кардәшебез катнашкан. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Саратов өлкәсе мөселманнары диния идарәсе рәисе мөфти Рәсим Хуҗаәхмәтов милли мәҗлесне ачып, баш мөфти шәех Равил Гайнетдиннең котлау һәм нәсыйхәт сүзләрен ирештергән. Чараның шәрәфле кунагы Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Саратовның татар мөселман...