Рөстәм Миңнеханов Кытайда Аньхой провинциясе губернаторы белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытайга эш сәфәре кысаларында Аньхой провинциясе губернаторы Ван Цинсянь әфәнде белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
Провинция Кытайның көнчыгышында урнашкан, анда 8,5 меңнән артык югары технологияле предприятие исәпләнә. Икътисадның төп тармаклары - автомобиль төзелеше, төзү материаллары, дарулар, азык-төлек җитештерү, логистика, энергетика, финанс хезмәтләре күрсәтү. Дөньякүләм танылган җитештерүчеләр...