Тубылда «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды
Тубылдагы Себер-татар мәдәният үзәгендә «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең 20 еллыгына багышланган юбилей кичәсе узды. Бу хакта «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаева яза.
20 елга нәтиҗә ясап, уңышлары белән уртаклашып, дусларын җыеп бәйрәм итте ветераннар ансамбле. Бәйрәм чарасын «Очрашу» җыры белән башлап җибәрделәр.
Кичәне ике телдә оста итеп Рузалия Корманалиева алып барды. Ул матур, аһәңле тавышы белән ансамбльнең тарихын сөйләде. Экраннан тарихка кагылышлы фотосурәтләр күрсәтелеп барды.