«Хәләл» комитеты җитәкчесе: ГОСТка туры килү ил эчендә индустрияне үстерү өчен кирәк
Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Россиядә яңа илкүләм ГОСТ (Р 70402-2024) таләпләренә туры килүен рәсми рәвештә раслады. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында оешма җитәкчесе Әббәс Шляпошников шулай дип белдерде.
Спикер сүзләренчә, Росаккредитация тарафыннан үткәрелгән тикшерү комитетның сыйфат белән идарә итү системасын, аудит процедураларын һәм белгечләрнең компетентлыгын раслаган. Бүгенгә Татарстан комитеты – илдә әлеге яңа стандарт...