Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты уза
Татарстан Республикасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» масштаблы проекты гамәлгә ашырыла. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юбилей елы дәвамында Татарстан Республикасының 1,5 мең китапханәсендә пәнҗешәмбе көннәрендә ачык очрашулар уза, анда теләгән һәркем Габдулла Тукайның шигъри мирасы белән таныша ала. Шагыйрьнең әсәрләрен татар һәм рус телләрендә укыйлар һәм фикер алышалар.