Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: Үземчә ышанам – бу Аллаһы Тәгаләгә бара торган юл түгел
19 март - Рамазан уразасының соңгы көне, 20 мартта барлык мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итә. Аннары шәүвәл ае башлана. Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин, «Татар-информ» сорауларына җавап биреп, Аллаһы Тәгаләгә якынаю һәм шәүвәл уразасы турында аңлатты.
Ул Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм сүзләрен китерде: «Кеше шәүвәл аенда 6 көн ураза тотса, Рамазан аена шуны өстәсә, ул кеше 1 ел буе ураза тоткан кебек булыр». Шәүвәл уразасы – сөннәт ураза, аны тоту мәҗбүри түгел. Мәҗбүри ураза бары тик Рамазан аенда гына.