Анталия татарлары өчен ифтар мәҗлесе үткәрелгән
Төркиянең Анталия шәһәрендә яшәүче татарлар 14нче март көнне ифтар мәҗлесенә җыелган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Анталиядәге «Татарстан» мәдәният җәмгыяте җитәкчесе, музыка белгече, композитор, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова хәбәр итте.
«Анталияле татарлар өчен Төрки халыклар үзәгендә ифтар мәҗлесе уздырдык. Авыз ачу кичәсе өчен махсус татар милли ризыклары әзерләнде. Шулай ук бу кичәдә милли моңнар да яңгырады. Бу мондагы милләттәшләребез өчен үзенә күрә җылы бер очрашу булды.