Камал театрында композитор Салих Сәйдәшевкә багышланган музыкаль кичә узды
Камал театрында татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшевнең 125 еллыгына багышланган кичә узды.
Концерт композиторның музыкаль биографиясе буларак куелды. Анда замандашларының истәлекләре Салих Сәйдәшевнең музыкаль әсәрләре һәм аңа багышланган композицияләр белән чиратлашып барды. Композиторның бөтен тормыш юлы шушы музыка аша күрсәтелгән.
Концерт программасында Салих Сәйдәшевнең «Галиябану», «Сүнгән йолдызлар», «Ватан» музыкаль драмаларына увертюралар, «Зәңгәр...