«Бердәм Россия» Татарстан Дәүләт Советына кандидат күрсәтү өчен праймериз уздырачак
«Бердәм Россия» ТР Дәүләт Советында бушаган урынга үз кандидатын тәкъдим итәргә ниятли. Азат Җиһаншин ТР экология һәм табигый ресурслар министры вазифасын биләп, депутат вәкаләтләрен өстеннән төшергәннән соң гыйнвар аенда парламентта вакансия барлыкка килде.
Партиянең төбәк сәяси советы президиумы утырышында кандидатлар билгеләү өчен алдан тавыш бирү үткәрү турында карар кабул ителде, соңыннан әлеге кандидатларны җиденче чакырылыш Дәүләт Советына узачак сайлауларга тәкъдим итәргә мөмкиннәр.