Биш ел эчендә Татарстанда урман тармагында эшләүче 39 яшь белгеч түләүләр алган
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2025 елда Татарстанда урман тармагында эшләүче яшь белгечләргә бер тапкыр бирелә торган түләүләр күләме арттырылган. ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Һөнәри белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар хәзер - элеккеге 150 мең урынына 300 мең сум, ә югары уку йортларын тәмамлаучылар 300 мең урынына 500 мең сум ала», - дип искәртте ул.
...