Казанда мөселман хатын-кызлары өчен махсус үзәк барлыкка киләчәк
«Казан-Экспо» күргәзмәләр үзәгендә унынчы тапкыр узган «Fashion Iftar»да проект авторы, мода өлкәсендәге белгеч Җәннәт Минһаҗева Казанда мөселман хатын-кызлары өчен махсус үзәк булдырылачагы турында игълан итте. Аның сүзләренчә, әлеге урын гүзәл затларны җәлеп итүнең төп үзәгенә әверелергә тиеш, анда һәрбер хатын-кыз үзен тыныч һәм куркынычсыз мохиттә хис итә алачак. Ул әлеге карар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән килешенгәнен искәртеп узды.
«Минем төп идеям – мөселман хатын-кызлары өчен ресурс үзәге булдыру.