Тукай рухы
Тукай рухы
Габдулла Тукай музее
Белем бирә һәркемгә.
Шагыйрьнең шәхси әйбере
Кереп калган хәтергә.
Камыштан үрелгән кәрзин
Истәлеккә сакланган.
Композитор Мансур абый
Югалтмыйча тапшырган.
Тукай абый аның белән
Узган тормыш юлыннан.
Якын дустына әйләнеп,
Төшмермәгән кулыннан.
Нәшир Гыйльметдин Шәрәф
Бүләк иткән түбәтәй.
Язучының озын чәчен
Каплап торган түбәтәй.