Быел Казанның Совет районында 75 ишегалды яңартылачак
2026 елда Татарстан башкаласының Совет районында «Безнең ишегалды» программасы кысаларында ишегалды территорияләрен төзекләндерү дәвам итәчәк. Район хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов мэриядә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы үзенең нәтиҗәлелеген раслады инде. Программаны гамәлгә ашыру дәверендә Совет районында 287 ишегалды территориясе төзекләндерелгән, эшләр 573 күп фатирлы йортны һәм 130 меңгә якын кешене колачлаган.