Әлмәттә мәктәпләрне капиталь ремонтлауга 215 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк
Әлмәт районында мәгариф мохитен масштаблы яңарту дәвам итә: 2026 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында 5нче гимназиядә һәм 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә капиталь ремонт үткәрелә. Финанслауның гомуми күләме 215 миллион сумнан артып китәчәк, дип хәбәр итте район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова.
Аның мәгълүматларына караганда, подряд оешмалары бүгенге көндә демонтаж эшләре алып бара, түбә ябу һәм тәрәзә блокларын алыштыру белән шөгыльләнә. Тотрыклы җылы һава торышы урнашкач...