«Татар теле – халкым теле» бәйгесе җиңүчесе: Монда килгән һәр укытучы үзен бәхетле тойды
Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурсы һәм семинары җиңүчесе Ризәлә Гыйләҗева бәйгедә катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ул конкурска ничек әзерләнүе турында сөйләде.
Ризәлә Гыйләҗева Сәләтнең «Алмагач» мәктәбендә дүртенче ел эшли. «Асылташларыбызга татар теле дәресләрен укытам. Минемчә, тәҗрибә бөртекләп туплана. Бөртекләрне җыю өчен...