Түбән Кама делегациясе Омскида федераль Сабан туен әзерли
3 мартта Федераль Сабан туен оештыру буенча эшлекле сәфәр булды: Радмир Беляев җитәкчелегендәге Түбән Кама делегациясе Омскида булды, быел анда бәйрәм үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр итте муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Латыйпов эшлекле дүшәмбедә.
«Без коллегаларга Түбән Каманың социаль-икътисади потенциалын тәкъдим иттек. Омск – Түбән Кама кебек үк эре сәнәгать үзәге булып тора, анда ягулык, химия һәм нефть химиясе, шулай ук азык-төлек тармаклары бар», - дип билгеләде ул.