Татвоенкомат: Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге хәрбиләргә 300 процент өстәмә түләнә
Пилотсыз системалар гаскәрләрендәге хәрби хезмәткәрләргә, вазифасына бәйсез рәвештә, 300 процент өстәмә түләнә. Бу хакта «Татар-информ»га Казанда контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин сөйләде.
«Пилотсыз системалар гаскәрләре хәрбиләренә акчалата түләүләр югары. Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итүче барлык кешеләр, вазифаларына бәйсез рәвештә, оператор яки машина йөртүче булсынмы, вазифаи окладларына 300 процент өстәмә ала. Уку үзәкләрендә булган вакытта түләүләр 70 мең сумнан артып китә.