Наилә Фатехова: Намусым кушканча җырлыйм - «Ватаным Татарстан»
(Казан, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Энҗе Шәһхетдинова) Сүзебез – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова турында. Ул чаялыгы, ихласлыгы һәм, әлбәттә, таланты белән яшьтән үк аерылып тора. Соңгы тапкыр Наилә Фатехова Казан тамашачысы каршында юбилей концерты белән ун еллап элек чыгыш ясаган иде. Хәзер ул кайда? Милләттәшебез белән элемтәгә чыгып, әңгәмә кордык.
Наилә ханым, соңгы елларда югалттык сезне, күренмисез диярлек. Кайларда, нинди эшләр белән шөгыльләнәсез?