Татарстан хәләл буенча дәүләт аккредитациясе алды
ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча комитеты Россиянең барлык сертификатлаштыру органнары арасында беренче булып Федераль аккредитация хезмәтендә (Росаккредитация) тикшерү узып, ГОСТ Р 70402-2024 стандартына тәңгәл килә, дип танылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
ГОСТ Р 70402-2024 — ул хәләл сертификатлаштыру органнары өчен таләпләр куя торган Россиянең яңа илкүләм стандарты. Стандарт быелның 3 февраленнән гамәлдә. ГОСТ хәләл өлкәсендә халыкара стандартларны ...