Ильвира Хамматова: Башкалар җыр чыгара дип кенә, алар артыннан кабатлыйсым килми
«Музыкаль мәйданнарга күптән җырлар чыгарганым юк, дисәм, дөресрәк булыр. Тамашачыны алдалап булмый. Соңгы тапкыр кайсы җыр чыкканын да хәтерләмим, «Алтыным» бугай. Нәрсә белән бәйле дигәндә, хәзер бары тик җырлау өчен генә җыр яздырасым килми. Йә ул күңел халәтенә, тормыштагы ниндидер координаль үзгәрешләргә туры китереп иҗат ителә, йә акчаң бик күп булып, аны кая куярга белмәүдән җыр яздыра, клип төшерә, концерт куя башлыйсың. Мин бу этапларны үттем, бугай. Алга таба күңел кушкан өчен генә, елга бер җыр чыгарып...