Ядкәр – түбәтәй
Ядкәр – түбәтәй
Саклый шагыйрьнең җылысын
Кәрзине, түбәтәе.
Барлык шәхси әйберләре –
Алар Тукай ядкәре.
Халкыбыз хәтере алар,
Безнең милли бизәк тә.
Кара бәрхет түбәтәе
Шагыйрьне хәтерләтә.
Гыйльметдин Шәрәф бүләге
Музейда тора балкып.
Аның изге эшләрен
Онытмас татар халкы.
Саклана анда Тукайның
Кадерле ядкәрләре.
Милли горурлык хисләре
Җаннарны иркәләде.
Апрель ...