Кукмара районы укучылары бизнес-проектларын тәкъдим итте
Кукмара районы мәдәният йортында «Эшмәкәрлеккә адым» дип исемләнгән мәктәп бизнес-проектлары конкурсы узды. Әлеге чарада мәктәп коллективлары үзләренең кызыклы идеяләрен һәм эшләнмәләрен тәкъдим итте, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.
Катнашучылар «Иң яхшы бизнес-проект», «Яхшы бизнес-фикер», «Күргәзмә-ярминкә: минем беренче эшмәкәрлегем» номинацияләре буенча көч сынашты. Күргәзмә-ярминкәдә укучылар кул эшләрен, төрле продукцияләр тәкъдим итсә, ә бизнес-проектларны яклау барышында үз идеяләренең максаты...