КФУда Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды
Казан федераль университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтында Казан журналистика мәктәбенә нигез салучы, танылган журналист Флорид Әгъзамовның тууына 90 ел тулуга багышланган хәтер кичәсе узды. Чарада гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре, укытучылар, Флорид Әгъзамовның элеккеге шәкертләре һәм хезмәттәшләре катнашты.
«Флорид Әгъзамов һәрвакыт журналистикада, тормышта кеше – игътибар үзәгендә булырга тиеш, дия иде. Ул шушы фикер өчен көрәште. Укучыларына да журналистиканың игътибар үзәгендә...