Казан яшь гвардиячеләре яңа җитәкче сайлады
«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең Казан җирле бүлеге XI хисап-сайлау конференциясендә катнашучылар соңгы өч елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм оешманың яңа җитәкчесен сайлады. Бу хакта «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара «Яратам» яшьләр үзәгендә узды. Анда ТР Дәүләт Советы депутаты һәм «Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов, Казан шәһәр Думасы депутаты һәм «БлагоДарю» Социаль адаптация үзәге директоры Гөлнара Галиәхмәтова...