Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн короле белән телефоннан сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Короле Хамад Ибн Иса Әл Хәлифә белән телефоннан сөйләште. Бу хакта MAX мессенджерында ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Россия-ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов Якын Көнчыгыш тирәсендәге вазгыятькә борчылуын белдерде. Яклар сугыш хәрәкәтләрен туктату һәм сөйләшүләргә кайту кирәклеген белдерде.
«Россия Федерациясе эзлекле рәвештә конфликтларны дипломатик җайга салу яклы һәм кеше үлеменә...