Ул – «Кояшыбыз» иде: Флорид Әгъзамов шәкертләре мемориаль тактага чәчәкләр салды
«Тукайны өйрәнүгә зур өлеш керткән кеше»
КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе деканы Васил Гарифуллин Флорид Әгъзамовның хезмәттәшләренә, шәкертләренә, әйләнә-тирәгә булган кешелеклелек мөнәсәбәтен билгеләп узды. «Күңелләргә бигрәк тә шул сыйфаты белән кереп калган. Ул үзе дә гуманлык принцибын өйрәнгән кеше», – диде.
Васил Гарифуллин Флорид Әгъзамовның Тукайны өйрәнүгә керткән өлешен дә әйтеп узды.