15 марттан Татарстанда барлык боз кичүләре үз эшен туктата
15 мартта 12:00 сәгатьтән Татарстандагы Яшел Үзән – Түбән Карамалы һәм Аракчино – Югары Ослан боз кичүләре үз эшләрен туктата, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә.
Ведомствода аңлатуларынча, җылыну аркасында бозның структурасы үзгәргән - ныклыгы кимегән, көпшәкләнгән.
«Бозның ныклыгын билгеләгәндә, аның гомуми калынлыгы алдаучан булырга мөмкин. Моннан тыш, көчле агым булган урыннарда җылыну вакытында боз өстенә су чыга башлый.