Равил Гайнетдин Казанны ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусы алуы белән котлады
РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин Мәскәүнең «Рамазан чатыры»нда Татарстан кичәсендә Казанны 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы белән котлады.
«Бүген гарәп илләрендәге кардәшләребезгә аерым сәламнәремне җиткерәсем килә. Монда безнең дусларыбыз, гарәп дәүләтләреннән килгән илчеләр, гарәп илләре дипломатлары, Россия Федерациясе составындагы республикаларның тулы вәкаләтле вәкилләре, махсус хәрби операция геройлары, фән, мәдәният эшлеклеләре...