Чаллыда махсус операциядә катнашучы гаиләсенә алгы сызыкка озату өчен мотоцикл тапшырылды
Чаллыда мэрия бинасы янында махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә чираттагы шефлык ярдәме күрсәттеләр. Лемур кушаматлы хәрбинең хатынына, алгы сызыкка җибәрү өчен, мотоцикл тапшырдылар.
Хатын-кыз элегрәк мэриянең кабул итү бүлмәсенә интернет аша ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.
Аның ире контракт имзалаган һәм инде ел ярымга якын махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә.
Мотоцикл сатып алуда Р.С.Акчурин исемендәге Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе хезмәткәрләре акчалата ярдәм күрсәткән.