Россия Герое Александр Лапин суворовчылар белән аралашты
Бүген Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Казан Суворов хәрби училищесы курсантлары каршында лекция укыды.
Лекциянең темасы ватанпәрвәрлек һәм хәрби хезмәт, илебез тарихы һәм ата-бабаларыбызның батырлыкларына багышланган иде. Герой белән әңгәмәдә IX, X, XI сыйныф укучылары, барлыгы 250 курсант катнашты. Лекциядән соң алар генерал-полковникка үзләрен кызыксындырган сораулар бирде.
«Үзеңне Ватанны саклауга бүген үк әзерләргә кирәк, ә офицер погоннарын таккач түгел», - диде Россия Герое.