Кара савыты
Кара савыты
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Габдулла Тукай «Кыйтга»
Кара савытыңнан илгә
Аклык тамган, моң тамган.
Синнән, Тукай, җир йөзендә
Бетмәс хәзинә калган.
Петербург малайлары
Бүләк иткән бу савыт.
Синең күңелнең серләрен
Уртаклашкан җай табып.
Шаһиты ул шигырьләрнең...
Әрнүләрнең, шатлыкның.
Шагыйрь йөрәгенә сыймас,
Шагыйранә аклыкның!