Татарстанда киләсе атна башына кадәр температура нормадан 4-5 градуска югарырак булачак
Татарстанда киләсе атна башына кадәр аномаль җылы һәм шул ук вакытта коры һава торышы саклана, диелә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында.
Синоптиклар әйтүенчә, эш шунда ки, төньяк киңлекләр буйлап бер-бер артлы хәрәкәт итүче атлантик циклоннар салкын арктик һавага континент эченә керү юлын япкан, ә көнбатыш агымнар белән Россиянең Европа территориясенә бик җылы һава килә башлаган.
Өстәвенә, республика көньяк-көнчыгыш антициклон перифериясе йогынтысында калды...