«Казан Кремле» музей-тыюлыгы Коръәннең сирәк басмалары белән онлайн күргәзмә әзерләде
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы сайтында «Казан Кремле фондларында Казан Коръәннәре» виртуаль күргәзмәсе ачылды. Онлайн экспозиция мөселманнарның изге китабының сирәк басмалары һәм аның Казанда басылу тарихы белән таныштыра, дип хәбәр итә мәдәният учреждениесенең матбугат хезмәте.
Проект музей фондларыннан ун экспонатны үз эченә ала. XIX-XX гасыр басмалары Казан басмаханәләренең үсешен күзәтергә, нәширләр, хәйриячеләр һәм китап хуҗалары турында белергә, шулай ук басма технологияләренең һәм...