Ипотека түләгән кадәр: Казанлыларны февраль өчен коммуналь түләүләр шаккатырды
Февраль елның иң кыска ае булуга карамастан, кайберәүләргә 20әр, 40ар мең сумлык счет-фактура килгән. «Республика Татарстан» газетасы моның сәбәбен һәм түләүләрне яңадан исәпләүне таләп итүнең мәгънәсе бармы икәнен ачыклаган.
Ике бүлмәле фатир өчен – 26 мең
Казанда мартның беренче көннәреннән коммуналь хезмәтләргә түләүләр турында гына сөйләшәләр дияргә була. Халык февраль өчен счет-фактура алды, бәяләрдән өнсез калды һәм йорт чатларында, социаль челтәрләрдә һәм телеграм-каналларда...