Казанда 121 нче лицей укытучысы Илья Тарасов «Ел укытучысы» исеменә лаек булды
Казандагы 121 нче лицейның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Илья Тарасов «Ел укытучысы» исеменә лаек булды. Төп җиңүченең исемен Казан Ратушасында узган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында атадылар. 2026 ел укытучысына бүләкне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Без бу конкурсны һөнәри ярыш буларак кына түгел, ә яңа мөмкинлекләр ача торган нигез буларак карыйбыз. Узган елгы җиңүчеләр – Наил Мирсәетов, Мария Голованова, Илсур Җиһаншин...