Түбәтәй һәм шагыйрь
Түбәтәй һәм шагыйрь
Кайсы китабын ачсам да
Тукай елмаеп тора.
Кара бәрхет түбәтәе
Гүя, әңгәмә кора:
«Эхем-эхем... Шагыйрь егет!
Буең түгел бик озын.
Шулай да бик югарыда,
Биектә шагыйрь сүзең».
Елмайды Тукай ишетеп:
«Их, түбәтәй, түбәтәй...
Озын буй нигә кирәк соң,
Булса уең бәләкәй?»
Шушы елмаю мәңгегә
Калды сурәткә төшеп.
Түбәтәйле Тукай булып,
Китаптан җанга күчеп.