Метшин Идел буе федераль округы башкалалары җитәкчеләренең медиарейтингында беренче булды
Казан мэры Илсур Метшин 2026 елның февраль аенда ясалган нәтиҗәләр буенча Идел буе федераль округы башкалаларының беренче затлары медиарейтингын җитәкләде. Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чараларын анализлау нәтиҗәләре буенча башкала җитәкчесенең медиаиндексы 23 мең 599 пунктны тәшкил итә. Тикшеренүне Медиалогия аналитик компаниясе әзерләгән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Экспертларның мәгълүматларына караганда, Татарстан башкаласы башлыгының югары дәрәҗәдәге медиаактивлыгы...