Чаллыда яшәүче чемпион Назимә апа Закирова: Миңа әле 83 кенә... - «Сөембикә»
(Казан, «Татар-информ», «Сөембикә», Чулпан Галиәхмәтова)
«Үҗәтлектәндер барысы да...»
– Пауэрлифтингка кереп китүем гайре табигый хәл түгелдер. Бөтен нәрсә белән кызыксынганым, һәр җирдә үземне сынап караганым өчен хезмәттәшләрем «автомотовелофотоэлектрорадиомонтер» дип йөртә иде мине. Армрестлинг буенча Дөнья чемпионы булган танышым берсендә үзе белән тренировкага чакырды, иярдем дә киттем. Өч атнадан инде Екатерингбургта узган Дөнья чемпионатында өч төр буенча чыгыш ясап, өчесендә дә алтын медаль алып, дөнья рекорды куйдым!