Канадада «Tatar Alan» татар балалары һәм яшьләре өчен җәйге белем бирү лагере узачак
6-16 июльдә Канадада «Tatar Alan» татар балалары һәм яшьләре өчен җәйге белем бирү лагере узачак. Бу хакта эмиграциядәге татарлар турында язучы «Дулкын» медиасы хәбәр итте.
Төньяк Америка татарлары диаспорасы өчен оештырыла торган җәйге белем бирү программасы гадәти лагерь форматына гына сыеп бетми. Бу – гаилә рухында оештырылган үзенчәлекле татар мохите. Төрле яшьтәге катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, ун көн дәвамында татар теле, тарихы, мәдәнияте, һөнәрләре, музыка һәм театр сәнгатенә багышланган дәресләрдә...