Бөгелмәдә махсус операциядә катнашучыларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бөгелмәдә хәрби комиссариат территориясендә махсус операция барышында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы булды.
Чара «Хәтер» сугышчан дан залында узды. Тантанада җәмәгать оешмалары вәкилләре, руханилар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, яшь армиячеләр, шулай ук Ватанны саклауда үз бурычларын намус белән үтәгән Бөгелмә халкының туганнары һәм якыннары катнашты. Мөхтәрәм кунаклар арасында Бөгелмәнең хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов...