Рәмис Мөҗипов: MAX мессенджеры мәгариф өчен уңайлы
Татарстанның мәгариф системасы MAX илкүләм мессенджерында укытучыларны, укучыларны, ата-аналарны берләштергән. «Мәгариф өчен уңайлы: көндәлек тә, журнал да эчендә, расписаниене дә карап була, дистанцион дәресләрне дә алып барырга мөмкин», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов. Ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта MAX мессенджерының өстенлекләре турында сөйләде.
Министр урынбасары дәүләт учреждениеләренә эшчәнлекләрендә чит ил мессенджерларын куллану тыелганлыктан...