Татарстанның 9 югары уку йортында цифрлы ID кертелгән
Татарстанның 9 югары уку йортында цифрлы ID тәҗрибәсе сынала. Республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шулай дип белдерде.
«Эксперимент рәвешендә 9 югары уку йортында цифрлы ID кертелде, ул цифрлы студент билеты һәм зачет кенәгәсеннән гыйбарәт. Уку йортына кергәндә, студентлар шуны күрсәтә ала. Кайбер югары уку йортлары китапханәгә, ашханәгә, төрле чараларга да цифрлы ID ярдәмендә керү мөмкинлекләрен өстәгән», – диде Рәмис Мөҗипов.