Мәскәү татарлары автономиясе IV «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте
Мәскәү татарлары автономиясе IV «Тукай иле» иҗади конкурсын игълан итте. Бәйгенең максаты – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗади мирасын саклау, шагыйрьнең иҗатына карата кызыксыну уяту, шулай ук татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау. Конкурс Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә үткәрелә. Бу хакта Мәскәү татарлары автономиясе хәбәр итте.
Бәйгедә Россия Федерациясе һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре территориясендә яшәүче теләге булган һәркем катнаша ала.