MAX мессенджеры ярдәмендә хастаханәгә онлайн да теркәлергә мөмкин
Хәзер Татарстанда хастаханәгә онлайн рәвештә дә теркәлү мөмкинлеге бар. Россиядә беренче тапкыр MAX мессенджерында Госключ аша шәхси белешмәләрне эшкәртү турында килешүне имзалау гамәлгә ашырылган.
Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов сөйләде.
«Пациент онлайн форматта Дәүләт хезмәтләре порталы аша хастаханәгә теркәлү өчен гариза тутыра. Медицина регистраторы гаризаны карый, теркәргә дигән карар булса, пациентны беркетә.