Депутат пенсия балларын мирас буенча тапшыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте
Дәүләт Думасы депутаты Леонид Слуцкий Россиядә пенсиягә чыкканчы үлгән туганнарының варисларына компенсацияләү механизмын кертергә тәкъдим итте. Тиешле мөрәҗәгатьне ул премьер-министр Михаил Мишустинга юллаган, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Хатта Слуцкий иминиятләштерелгән кеше үлгән очракта варисларга иминият пенсиясе билгеләнгәнче бер тапкыр бирелә торган компенсация түләү турындагы партия тәкъдимен карауны сорый. Шул ук вакытта, документта ачыкланганча, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия...