Эксперт пенсия коэффициентларын сатып алу мөмкинлеге турында сөйләде
«Пенсия коэффициентларын сатып алу» һәм «Иминият стажын сатып алу» төшенчәләре рәсми терминнар булып тормый. Гамәлдә гражданнарның мәҗбүри пенсия иминияте системасында ирекле катнашу механизмын шулай атыйлар. Бу хакта «RT» белән әңгәмәдә РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде.
Эксперт аңлатканча, гамәлдәге пенсия законнары кайбер категория гражданнарга ирекле рәвештә системада катнашырга мөмкинлек бирә. Мондый категорияләргә, мәсәлән, үзмәшгульләр, илдән читтә эшләүче Россия гражданнары...