Опера театрыннан китеп КамАЗга утырган Рәфкать: Продюсер кулында кол булудан курыктым
«Гаиләдә профессиональ иҗатчылар юк иде»
– Рәфкать, синең кебек баритон тавышы булган җырчы опера театры сәхнәсендә булырга тиеш. Опера театрында эшләп, аннан киткәнеңне дә беләм... Бу урынга килеп җитәрбез әле. Бала чагыңа кайтыйк: сине дә музыка мәктәбенә мәҗбүриләп укырга керттеләрме?
– Дәү әтием гармунда уйный иде. Аңа карап инде мин дә гармунга, аннан баянга тартылдым. Идел буе сәнгать мәктәбенә укырга керттеләр мине. Сигез ел белем алдым. Бер елга калдым да әле. Сольфеджионы яратмый идем.