Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте Рамазан аенда авыз ачу мәҗлесе оештырды
Мурманск шәһәренең «Якташ» татар мәдәни җәмгыяте Рамазан аенда «Cosmos» кунакханәсе ресторанында традицион авыз ачу мәҗлесе оештырды. Бу хакта «Якташ» татар мәдәни җәмгыятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән узды.
Ифтарга шәһәр мөселманнары, Мурманск һәм өлкә хакимияте вәкилләре, журналистлар, мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде.
Казаннан дини җырлар башкаручы...