Израиль авиациясе Ливанның көньягындагы Рус мәдәният йорты бинасын юк иткән
Якшәмбе көнне Израиль Хәрби һава көчләре һөҗүме нәтиҗәсендә Ливанның көньягындагы Набатия шәһәрендә Рус мәдәният йорты бинасы тулысынча җимерелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгына оешмага нигез салучы һәм директоры Асаад Дия хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, бина буш булган - хәрби хәрәкәтләр башлангач, аннан барысы да киткән. Дия ачыклык керткәнчә, 2004 елда актив эшли башлаган мәдәният йорты гуманитар эшчәнлек белән шөгыльләнгән: балалар өчен рус теле, рәсем һәм бию курслары үткәргән, зур китапханәсе булган...